Татарстанда кыр үрдәгенә ау сезоны ачылды
Татарстанда кыр үрдәкләренә ау итүнең язгы чоры башланды. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә республиканың биоресурслар буенча дәүләт комитеты.
Бу чорда аулау кагыйдәләре бик катгый. Аулауны бары тик яшерен җирдән һәм шома мылтыктан гына рөхсәт ителә. Йөри-йөри аулау тыелган. Катерларны һәм башка судноларны бары тик хәрәкәтсез яшеренү урыны буларак, шулай ук ауны җыеп алу һәм ташу өчен генә кулланырга рөхсәт ителә — һәм фәкать моторсыз гына. Бер үрдәккә ике кешедән артык ау итергә ярамый.
Республикада 11 апрельдән су кошларын — үрдәкләрне һәм казларны аулау мөмкин булачак, ә 18 апрельдән урман кошларына ау чоры башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев