Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган.
Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.
"Дәүләт 40 яшьтән өлкән кешеләрне ел саен, 18–39 яшьлекләрне өч елга бер бушлай тикшерүне гарантияли. Диспансеризациянең катлаулы авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауда зур мөмкинлеге бар", – дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Кергәннәрнең 31,2 проценты, ягъни 300 меңгә якын кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән. Быел 40 мең авыру беренче мәртәбә ачыкланган, аларның 75 проценты диспансер күзәтүенә алынган.
Беренче мәртәбә ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы авырулары (30%) һәм ашкайнату органнары авырулары (12,4%) беренче урында. Олы кешеләрне диспансеризацияләү йомгаклары буенча яман шешнең 679 очрагы ачыкланган, аларның 78,2 проценты башлангыч стадияләрдә.
Искәртеп үтик, диспансеризацияне шимбә көннәрендә һәм кичке якта да узарга мөмкин. Пациентларны җәлеп итү өчен медиклар коммуникациянең төрле каналларын, шул исәптән телефоннан шалтыратулар, СМС-истәртмәләр, социаль челтәрләр куллана, чакырылганнарны һәм килгәннәрне мониторинглау өчен өйләргә йөриләр.
Табиблар берничә хроник авыруы булган, кан әйләнеше системасы авыруларыннан, онкологиядән интеккән, шулай ук озак вакыт (2 ел һәм аннан да күбрәк) медицина оешмасына бармаган кешеләргә профилактика чараларына аерым игътибар бирергә киңәш итә.
Биш мобиль комплекс ярдәмендә диспансеризацияне республиканың ерак җирләрендә дә үтеп була: алар Чаллының №5 шәһәр хастаханәсенә, Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсенә, Казанның №7 хастаханәсенә, Республика клиник хастаханәсенә һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә беркетелгән. Комплекслар кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган, ә карауларны һәм база тикшеренүләрен квалификацияле белгечләр үткәрә.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Нет комментариев