Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатында һөнәрләр саны буенча яңа рекорд куелды
2026 елда узган «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының Татарстан төбәк этабында 352 һөнәр иясе теркәлде, бу ярышлар тарихында рекордлы күрсәткеч.
Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырылды. Бу турыда Профессиональ һөнәрләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Быелгы сан узган елгыдан, 2025 елда 329 һөнәр буенча үткәрелгән ярышлардан, күбрәк. Федераль оператор тәкъдим иткән алымнарны исәпкә алып, республикада һөнәрләр структурасы яңадан каралды, шулай ук зоотехникадан алып санлы трансформациягә кадәр 26 яңа юнәлеш өстәлде», — диде Профессиональ һөнәрләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.
Ярышларда барлыгы 6392 кеше катнашкан: 1932 конкурсант (шул исәптән 639 юниор), 1932 эксперт-остаз, 277 баш эксперт, 388 индустриаль эксперт, 50 эксперт-методист, 47 озата баручы, 349 мәйданчыкның техник администраторы һәм 1417 волонтер.
Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган конкурсантлар йомгаклау (төбәкара) этабында республика данын яклаячак. Чемпионатның финал этабы Русиянең өч шәһәрендә — Калуга, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургта узачак. Узган 2025 елда өч финалда 52 конкурсант катнашкан иде.
Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы 17 ноябрьдән 20 февральгә кадәр дәвам итте. Ярышлар Татарстанның 23 районы һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган һөнәр үзәгендә үтте.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев