Татарстанлылар «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Тормыш хәлләре» каталогын югары бәяләде
«Мәгълүмат икътисады» илкүләм проектының «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында «Дәүләт хезмәтләре» порталында гамәлгә куелган «Тормыш хәлләре» хезмәтләре каталогын Татарстанда яшәүче меңнән артык кеше уңай бәяләгән.
Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
«Тормыш хәлләре» — ул гражданнар һәм бизнес өчен мөһим булган дәүләт хезмәтләрен берләштергән бердәм каталог. Ул хезмәтләр алу вакытын, ведомстволарга йөрүләрне һәм документлар тутыруны күпкә киметә. Әлеге сервисның гади интерфейсы һәм аңлаешлы күрсәтмәләре теләсә кайсы яшьтәге кешегә файдалы булырлык итеп эшләнгән.
Порталда түбәндәге кебек берничә төп хезмәт төркеменә юнәлеш бирелә:
Эшкә урнашу һәм һөнәри үсешкә ярдәм: Бу сервис эш эзләү, һөнәри ориентация, вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлекләрен бирә, шулай ук, психологик ярдәм дә күрсәтелә. Ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары, пенсия алды яшендәге гражданнар һәм эшсезләр өчен бигрәк тә файдалы. Сайтта 2200 урынга вакансияләр исемлеге дә тупланган.
Социаль ярдәм: «Кайгырту» сервисы өлкәннәргә, аз керемле гаиләләргә һәм авыр тормыш ситуациясе кичерүчеләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирә. Әлеге платформа аша 21 төрле субсидия, шул исәптән бала тууга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә һәм пенсионерларга бирелә торган ташламалар алу өчен гариза биреп була. Татарстан халкы шулай ук социаль контракт төзи яки «Алтын еллар» проектында катнаша ала.
Инженерлык челтәрләренә тоташтыру: Бу сервис объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру, гаризаларны карау вакытын кыскарту һәм хезмәтләр бәяләрен исәпләү буенча тулы күрсәтмәләрне үз эченә ала.
Иҗтимагый сервитут билгеләү: Әлеге сервис аша участоклар аша юл үткәрү, су объектларын куллану, мелиорация эшләре башкару (15 эш көненә кадәр) яки аерым максатлардагы сервитут (20-30 эш көненә кадәр) билгеләргә мөмкинлек тудырыла.
Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсе өчен цифрлы платформа: Бу система мәгълүматларны җыю, төрле чыганаклардан экологик күрсәткечләрне эшкәртү, җир астын файдалану, кыр лабораторияләре, датчиклар һәм мониторинг станцияләре белән идарә итүне үз эченә ала. Кулланучылар нәтиҗәләрне интерактив карталар һәм реаль вакыт режимындагы графикалар аша карый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев