Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның яңа урынбасары итеп Ранис Фәйзуллин билгеләнде, диелә министрлык сайтында.
Яңа урынбасарның биографиясе ведомство сайтында әлегә юк, әмма моңа кадәр ул «Татавтодор»ның техник директоры урынбасары вазифасын биләгән.
Яңа урынбасардан тыш, Хәнифовның беренче урынбасары Лилия Сәфиуллина, шулай ук урынбасары Марат Хисаметдинов бар.
Нет комментариев