Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге укытучыларга иминият пенсиясен гомуми пенсия яшенә җиткәч түгел, ә махсус стаж туплау сәбәпле билгели.
Моның өчен балалар мәгариф учреждениеләрендә педагогик вазыйфаларда ким дигәндә 25 ел эшләү һәм 30 пенсия коэффициенты җыю таләп ителә.

Педагоглар өчен иминият пенсиясен билгеләүнең аерым тәртибе каралган. Төп шарт – һөнәри эшчәнлекнең дәвамлылыгы. Әмма кирәкле махсус стаж тупланганнан соң, пенсия билгеләүгә кадәр биш еллык көтү чоры да бар. Мәсәлән, 2026 елда кирәкле стажны туплаган педагог пенсия хокукын 2031 елда гына куллана алачак. Әлеге чорда педагог булып эшләү яки хезмәт эшчәнлеген дәвам итү мәҗбүри түгел: кайда һәм кем булып эшләве пенсия билгеләү хокукына тәэсир итми, бары тик киләчәк пенсия күләменә генә йогынты ясый.
Шулай ук, таләп ителгән 25 ел педагогик стаж туплангач, хезмәткәр "пенсионер алды" статусын ала. Бу статус аңа гражданнарның әлеге категориясе өчен каралган өстенлекләрдән файдалану мөмкинлеге бирә.
Махсус стажны исәпләгәндә, балалар белән турыдан-туры эшләү еллары гына исәпкә алынмый. Кайбер очракларда педагогның һөнәри белем алуга яки квалификациясен күтәрүгә багышланган чорлары да кертелә. Мондый чорларны исәпкә алу өчен хезмәткәрнең вазыйфасы һәм уртача хезмәт хакы сакланырга, ә уку вакытында иминият взнослары түләнергә тиеш.
"Педагогларга үз шәхси счетларындагы мәгълүматны вакыт-вакыт тикшереп тору кирәк. Бу исәпкә алынган стаж дәвамлылыгын һәм формалашкан пенсия коэффициентларын күзәтеп барырга, ә кайбер очракларда пенсия рәсмиләштерелгәнче мәгълүматларга төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы мәгълүматны СФР рәсми сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табып була.
Өстәмә мәгълүмат алу яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәге операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе – 24/7 эшли, шалтырату бушлай.
Нет комментариев