2025 елның декабрендә Татарстанда ике Күпфункцияле гаилә үзәге эшли башлады — Әлмәттә һәм Казанның Авиатөзелеш районында.
Ачылганнан бирле аларга республиканың 85 гаиләсе мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, үзәкләрдә ата-аналарга “бер тәрәзә” принцибы буенча социаль ярдәм, хезмәтләр турында мәгълүмат бирү, шулай ук үз проблемаларын хәл итүдә индивидуаль ярдәм күрсәтелә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева: “Мөрәҗәгать итүчеләр арасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм опеканы кире кайтармакчы булган гаиләләр, ата-аналары алкогольгә бәйләнешле сәбәпләр аркасында социаль куркыныч астында булган балалы гаиләләр бар. Шулай ук, аерым хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары да бездән социаль хезмәт яки консультацияләр ала. Әлбәттә, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт начараяйган очраклар да еш очрый. Алар белән психологлар һәм социаль педагоглар эшли, диагностика алып бара, мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны ачыклап, конфликтны хәл итү схемасын тәкъдим итә”, — дип бәян итте.
Юлия Абдрееваның сүзләренчә, һәр гаилә өчен аерым программа төзелә, ә Күпфункцияле үзәккә йөрү ешлыгы шул программага бәйле — кайберләре өчен бер тапкыр килү дә җитә, ә бәзек гаиләләр белән эш озак вакыт дәвам итә ала.
Искәрмә итеп үтәйк, Күпфункцияле гаилә үзәкләре эшчәнлеген “Гаилә” илкүләм проекты чикләрендә алып бара.
Нет комментариев