Узган атнадагы мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Җәмгыять

Узган атнадагы мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе булды.

Киңәшмә тантаналы мизгелдән башланып китте: муниципалитет үсешенә керткән зур өлеше өчен «Ютазы районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов бүләкләнде.

Фото: Роза Ахмадеева, Ютаза-информ

Аннары катнашучылар көн тәртибендәге мәсьәләләргә күчте. Узган атнада полициянең дежур бүлегенә халыктан 47 мөрәҗәгать килгән. Төп хокук бозулар арасында — көнкүреш җәрәхәтләре, кыйнаулар һәм төнге вакытта шау-шуга шикаятьләр. Әмма төп мәсьәлә булып халыкның ышанучанлыгы кала. Алдакчылар ютазалыларга уңышлы һөҗүм итүләрен дәвам итә. Күптән түгел булган вакыйга. Районның өлкән яшьтәге кешесе үзен ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырган җинаятьчеләргә ышанган. Нәтиҗәдә ул курьерга үз кулы белән 4 миллион сум тапшырган — барлык тупланмаларын. Район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары вәкилләре халыкны уяу булырга өнди һәм чын хезмәткәрләрнең беркайчан да кешеләргә шалтыратмавын искәртә.

Фото: Роза Ахмадеева, Ютаза-информ

Сәламәтлек саклау өлкәсендә, УЦРБ баш табибы Светлана Шакирова сүзләренчә, вәзгыять тотрыклы. Медицина хезмәткәрләре тиешле тәртиптә эшли, күчмә флюорограф үз эшен дәвам итә. Авыруларның артуы теркәлмәгән. Шул ук вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе хәвефле санга игътибар итте: алкогольне чиктән тыш күп эчүче хатын-кызлар саны арту яшь буынны тәрбияләүгә начар йогынты ясый.

Район игенчеләре ул арада уңыш өчен көрәшне дәвам итәләр. Бүгенге көнгә бөртеклеләр мәйданның яртысында диярлек җыелган. Уртача уңыш гектардан 37,3 центнер тәшкил итә. Урып-җыю белән беррәттән кырлардан салам чыгару һәм туфракны төп эшкәртү дә бара. Көзге культуралар (көзге рапсны да кертеп) 700 гектар мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылганның 14% тәшкил итә.

Киңәшмәдә шулай ук яңа уку елына, җылыту чорына әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Күз уңында — күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау. Балалар иҗаты үзәге (ЦДТ) капремонттан соң үз ишекләрен иртәгә үк ачачак. Эш атнасы азагында «Энергия» стадионында Республика көненә һәм районның 35 еллыгына багышланган концерт булачак.


Нет комментариев