2025 елгы Россия венчур форумы нәтиҗәләре буенча стартаплар һәм инвесторлар барлыгы 900 миллион сумлык алдан килешүләр төзеде.
Бу хакта Татарстанның Инвестиция-венчур фонды (ИВФ РТ) директоры Дамир Галиев ТР Министрлар Кабинетында оештыру комитетының икенче утырышыннан соң хәбәр итте.
«Чараның уңышлы үтүенә төп дәлил – форум мәйданчыкларында төзелгән килешүләр. 2025 елгы форум нәтиҗәләре буенча 900 миллион сумлык алдан килешүләр төзелде. 2026 елда, аеруча юбилей елында, бу сумма тагын да югарырак булыр дип көтелә», – диде Галиев.
XX Россия венчур форумы 2026 елның 8-10 апрелендә узачак. Гадәттәгечә, беренче көн Иннополиста, калган көннәр Казанда узачак. Чарада катнашучылар саны 5 меңнән 6 меңгә кадәр артыр дип көтелә.
Нет комментариев