Ә сез кышкы тәгәрмәч куйдыгызмы әле?
Юлларда имин йөрү турында кайгыртсагыз – бүгеннән үк тәгәрмәчләргезне алмаштыру хәстәрен күрегез!
Җәйге көпчәкләрне кышкыга алмаштырырга бик вакыт.
Шиномонтаж остаханәләренең барысын да йөреп чыкканнан соң, без машина йөртүчеләрнең автомобильләренең җәйге резиналарын кышкыга алмаштырырга ашыкмауларына инандык. Бу кызганыч хәл, әлбәттә. Көзге һава торышын алдан фаразлап булмый: бүген кояш, ә иртәгә кар явуы ихтимал. Мөгаен, һәр автомобильче иртән шундый хәлгә тарыганы бардыр: иртән юл яхшы булса, кичкә таба тыгыз боз катламы юл өслеген бөтенләй үзгәртергә мөмкин.
Моннан тыш, машина йөртүченең иминлеге һәм хәвефсезлеге генә түгел, җәяүлеләрнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның да иминлеге тәгәрмәчләрне вакытында алмаштыруга бәйле. Күпләр бу хакта җиргә беренче кар яткач һәм бозлавык булгач кына искә төшерә.
Юлда күңелсез вакыйгаларга тарымас өчен, шиномонтаж остасы Иван Колесников киңәш итүенчә, кышкы тәгәрмәчкә бүгеннән үк күчергә кирәк, өстәвенә, әле шиномонтажларда әлләни чират та юк.
Алдан язылырга да, чират буенча да мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев