Әйдә, халык, ашык, соңлама, Бай-мул, чагу ярминкә чакыра!
Шимбә көнне Урыссу бистәсендәге автовокзал каршындагы мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы бәйрәм ярминкәсе узды.
Шимбә көнне Урыссу бистәсендәге автовокзал каршындагы мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы бәйрәм ярминкәсе узды. Ул районның мәгариф учреждениеләре, эшкуарлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык вәкилләрен берләштерде.
Ярминкәгә килүчеләр байтак иде, һәммәсен товарлар төрлелеге- муллыгы җәлеп итте. Һәркем үз ихтыяҗына, теләгенә ярашлы әйбер сатып алу ихтималлыгына ия иде. Мәсәлән, «Агромир» җәмгыяте тәкъдим иткән сыер ите (килосы 470 сумнан) аеруча зур сорау белән кулланды, шул ук вакытта өлкән буын вәкилләре кышка яшелчә сатып алырга ашыкты. Бәрәңге, кәбестә һәм суганның бәясе 25 сум булса, кайберәүләр, мисалга Әбсәләм сатучысы, үзе үстергән кәбестәгә хакны 30 сумнан куйган иде. Салкын Чишмәдән китерелгән суганны 40 сумга алырга була иде.
Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә түгел, өй консервалары да алырга мөмкин булды. Бәясе, күләменә карап, 50-100 сум. Шулай ук яңа эшкәртелгән һәм ысланган күркә, каз-үрдәк тәкъдим ителде. Консервалар аеруча мәгариф учреждениеләре сәүдә киштәләрендә шактый булып чыкты, укытучыларыбыз мәгариф тармагында гына түгел, аш-суга да оста-маһир икән. Иртә таңнан ук Еновка авылыннан чәчкә үстерүче Ольга Биктимирова да бихисап халыкны үзенә җәлеп итте. Сатып алучылар арасында күпьеллык хризантема, шулай ук бүлмә гөлләре — яран, миләүшә дә зур сорау белән кулланды. Гөлчәчәк Мостафинаның умартачылык товарлары белән тулы киштәләре дә башкалардан аерылып торды.
Ярминкә сәүдә итү урыны гына түгел, әлбәттә. Төп бистә мәйданында район мәдәният йорты артистлары һәм җирле фольклор ансамбльләр чыгыш ясады, бәйрәм һәм күңел ачу мохите булдырды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярминкәгә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов һәм башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина да килгән иде. Алар бергәләп ярминкәдә тәкъдим ителгән барча сәүдә нокталарын карап чыкты, кулланучылар һәм сатучылар белән аралашты.
Йомгак ясап, район башлыгы Урыссу бистәсендә ярминкәләр дәвам итәчәк, дип белдерде. Бистә халкы һәм кунаклары мондый төр ярминкәләр үткәрү күркәм гадәткә әверелсен иде, дигән теләктә калды. Чөнки ярминкәләр урындагы җитештерүчеләрне хуплау-дәртләндерү, авыл йолаларын саклап калу буенча төп чараларның берсе булып тора.
Юлия Дәүләтбаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев