Әлмәттә Төзүчеләр проспекты, 55 адресы буенча урнашкан биш катлы торак йортта янгын чыккан.
Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын икенче каттагы бүлмәдә башланган, анда җиһаз һәм телевизор янгында янган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, җиде кеше үзләре эвакуацияләнгән. Тагын өч кешене газ-төтен саклаучылар төркемнәре төтенләнгән подъезддан сулыш маскалары ярдәмендә чыгарганнар.
Янгын чыккан фатир хуҗасы, 53 яшьлек ир-ат зыян күргән. "Янгын продуктлары белән агулану" диагнозы белән ул Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Янгын мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән. Алдан фаразланганча, сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу булган.
Нет комментариев