Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Без сезне көтәбез, каһарманнарыбыз!»

«Әтием, тизрәк әйләнеп кайт инде! Син тизрәк җиңсен өчен мин танк сурәте төшердем!”

«Исәнме, кадерле әтием! Бездән башка ничек син анда? Без сине бик сагынабыз.

Әтием, сине шатландырырга телим: бүген мин бишле алдым! Бик шатландым, әнием дә мине мактады. Физкультура дәресе булмады.  Әдәбият дәресендә укытучы кызыклы әкият сөйләде. Әтием, кайткач, Залинәне орышырсың яме, ул мине тыңламый, гел тел күрсәтә. Өйдә синсез күңелсез, син җитмисең безгә! Барысын да мәктәпкә әтиләре китерә, мин ялгызым җәяү йөрим. Әтием, 20 февральдә синең туган көнең дә бит, сине туган көнең һәм  23 февраль белән котлыйм. Тизрәк җиңеп кайтуың өчен мин танк сурәтләдем. Әни дә сиңа бүләк әзерли, әмма бу сер. Үзеңне сакла, без сине бик көтәбез!” -дип яза әтисенә Кәрәкәшледән Әдилә Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев