Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар: төзелә, ремонтлана...

Районыбызда ел саен юллар ремонтлау һәм төзүгә җитди игътибар бирелә.


Районыбызда ел саен юллар ремонтлау һәм төзүгә җитди игътибар бирелә. Инфраструктура үсеше бүлегендә билгеләүләренчә, юл эшләре берничә гомумдәүләт проекты һәм программасы кысаларында алып барыла. Мәсәлән, Урыссу бистәсендә байтак юл “Асфальт түшәмәле юл-урам челтәрен ремонтлау” программасына ярашлы тәрбияләп тотыла. Пушкин, Декабристлар, Тукай, Урыссу, Фәнис Яруллин урамнары һәм Яшьләр тыкрыгы бу. Муниципаль Юл фонды акчасы исәбенә Урыссу, Жуков, Урыссу бистәсенә 50 ел, Октябрь урамнарында, шулай ук БАСЭТтан алып, Икмәк тыкрыгы аша Байлар авылына кадәр юллар таләпләргә ярашлы торышка китерелде. Өстәвенә, Байлардан алып, Урыссу интернат- мәктәбенә кадәр, Икмәк тыкрыгындагы җәяүлеләр кичүен үзгәртеп корып, тротуар салынды. Авылларда юлларны ремонтлау «ЩПС» программасы буенча башкарылды. Мәсәлән, Әбсәләм күле комлыгына илткән һәм Әбсәләм авылында Юл буе урамындагы юллар тәртипкә китерелде. Акбашта – Мәктәп, Бәйрәкәдә – Вахитов, Бәйрәкә -Тамакта – Чишмә тыкрыгы, Ак-Юлда – Урман, Кәрәкәшледә - Комсомол, Иске Каразиректә – Яшьләр, Кече Урыссуда – Пионер, Иске Урыссуда – Рокоссовский, Керкәледә – Урман урамнары, шулай ук Урыссу бистәсендә Шәрипов урамыннан Октябрь урамына кадәр һәм Көньяк юлына кадәр юллар бу. Моннан тыш, муниципаль Юл фонды акчасы исәбенә юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча берничә чара үткәрелде.

Атап әйткәндә, Урыссу урамындагы (“Табыш” кибетеннән Декабристлар урамына кадәр) җәяүлеләр кичүе күчерелде. Ленин һәм Болын урамнары чатында, ясалма каршылыклар һәм тиешле юл билгеләре урнаштырылып, ике җәяүлеләр кичүе корылды. Урыссуның 6нчы балалар бакчасы янында тимер киртә урнаштырылды. Урыссу урамы һәм Үзәк тыкрык чатында тротуар салынды. Башка юл эшләре дә башкарылды. Каразирек юнәлешендәге гомуми кулланылыштагы төбәк юлына килгәндә исә, биредә чокырлар ямалды. Район җитәкчеләре бу автомобиль юлын җентекле ремонт программасына кертү турында юллама белән ТР Төзелеш министрлыгына чыкты.

Якшәмбе, 20 октябрьдә, юлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Районда башкарылган эш күләменең шактый булуын игътибарга алсак, район юлчылары торак үзәкләре юлларын таләпкә ярашлы торышка китерү буенча йөкләмәләрен тулысынча үтәргә тырыша дип әйтү һич арттыру булмастыр шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев