Ютазы районында иң оста машина йөртүчене ачыкладылар
25 сентябрь көнне Урыссуда өлкән яшьтәгеләр арасында иң оста машина йөртүчене ачыклау буенча конкурс булып узды.
«Авто-бабай» һәм «Авто-әби» ярышларында 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар — «В» категорияле машина йөртү таныклыгы ияләре катнашты.
Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобильне фигуралы йөртү осталыкларын, шулай ук пневматик мылтыктан ату күнекмәләрен күрсәтте. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү» өлешендз катнашучылар үзләренең кагыйдәләр буенча белемен тикшерделәр, ә «фигуралы йөртү» өдешендә машина йөртү осталыгының югары дәрәҗәсен тәкъдим итте. Ике өлеш йомгаклары буенча беренче урынны Зинфира Гыйззәтуллина яулады, ул кагыйдәләрне белүдә һәм җиңел автомобиль йөртүдә иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Муниципаль этапта җиңүче буларак, ул Ютазы районы исемен якларга республика конкурсына Казанга барачак. Ә Хәмзия Мортазина ату ярышларында икенче урынга лаек булды.
Районның хатын-кызлар советы рәисе Нәйлә Хөснетдинова билгеләп үткәнчә, Иске Урыссу авылының хатын-кызлар советы командасы үзләрен актив күрсәтте һәм ике конкурста иң яхшылар рәтенә керде. Катнашучылар чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде, чөнки мондый вакыйгалар яңа җиңүләргә илһамландыра. Районыбыз вәкиле республика этабында лаеклы чыгыш ясар дип өметләнәбез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев