Капиталь ремонттан соң Урыссу 1нче балалар бакчасын ачу тантанасы узды.
Бүген Урыссу бистәсендә капиталь ремонттан соң 1 нче балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Әйтергә кирәк, нәниләр йорты өр-яңа чагу төсләр балкышына күмелде!
Озак еллар дәвамында, елның елында балалар бакчасы төркемнәрендә, коридорларында, эчке бүлмәләрдә косметик ремонт ясала килде. Һәм менә, ниһаять, безнең каршыда бөтенләй яңартылган, күркәмләнгән бина!
Барлык тәрәзәләр дә алыштырылган, төркемнәр, музыка, спорт заллары, методик кабинет, азык-төлек блогы, медицина кабинеты ремонтланган, йокы бүлмәләре өчен яңа җиһазлар, шкафлар, балалар өчен уен җыелмалары сатып алынган. Капиталь ремонт вакытында түбә япмасы алыштырылган, бинаның фасады җылытылган, балалар бакчасы биләмәсендә яңа чатырлар урнаштырылган.
Шулай итеп, тантаналы мизгелләргә дә чират җитте: кунакларны бер яктан икмәк-тоз, икенче яклап милли татар ризыгы-чәкчәк белән балалар бакчасы хезмәткәрләре каршы алды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов, мәктәп һәм балалар бакчалары директорлары, чакырылган кунаклар бакча коллективы һәм тәрбияләнүчеләре шатлыгын уртаклашты.
Балалар бакчасы мөдире Раиса Игнатова Татарстан Хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә нәниләр мәнфәгатендә башкарылган гаять зур-күләмле эшләр өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Хезмәткәрләргә, ата-аналарга, һәм, әлбәттә инде, армый-талмый тырышып эшләгән төзүчеләргә дә җылы рәхмәт сүзләре җиткерелде.
… Бәйрәм узды, гадәти хезмәт көннәре дәвам итә. Уңайлы шартларда, кызыклы-мавыктыргыч күнекмәләрдә, уеннарда, төрле файдалы чараларда үтсен ул көннәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев