Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традиционон республика киңәшмәсендә кар яву һәм температураның үзгәрүе аркасында катлауланган һава шартларына бәйле рәвештә юллардагы хәлне күзәтеп барырга кушты.
Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, ТР Рәисе юл түшәмәсенең торышын, тротуарлардан һәм ишегалларыннан карны җыештыруны-чыгаруны күз уңында тотарга, шулай ук торак биналарның һәм социаль объектларның түбәләреннән карны һәм бозны чистарту мөһимлегенә аерым игътибар бирергә кушты.
https://dzen.ru/a/aZBLj9SrMzjM0-av?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Нет комментариев