Ник алай дип яздым соң әле? Үзеннән-үзе килде күңелгә әлеге юллар.
Ә бит төптәнрәк фикерләсәң, Габдулла Тукайның тормыш-иҗат сәхифәсе һаман булса җавап урынына күбрәк сорау тудыра. Кыска гына гомере эченә ничек сыйды икән шул хәтле дә әдәби-фәлсәфи мирас. Татарлыга искитмәле бүләк ясаган ич Тәкъдир дигәнең. Пушкин-Лермонтовлар белән беррәттән торырдай шәхес дөньяга килсен әле!
«Безнең Тукаебыз!», дип инде ничәнче буын милләттәшебез чиксез горурлык хисе кичерә. Ерак төбәкләрдә яшәгән якташлар да искәрмә түгел бу җәһәттән. «Күптән түгел Мәскәү, Питерга эш буенча барган идем, — дип бүлешә бер танышым. — Сөенеп кайттым. Тукайны беләләр, хөрмәт итәләр, кызыксыналар. Үземә дә китапларда, интернетта эзләнергә, шагыйрь турында күбрәк белешмә җыярга кирәк, дигән уйга килдем». Әйе, еллар узган саен халкыбызның даһи улы язмышына кызыксыну арта гына бара. Яңадан-яңа мәгълүматлар да табыла тора. Мозҗиза түгел мени бу?!
Янә тылсымга тиң бер халәт. «Һәркемнең үз Пушкины», дигәнне еш ишетергә туры килә. Тукай белән дә шул ук хәл. Шагыйрь әсәрләре белән тәү башлап танышуга кагылышлы тарихка гына мөрәҗәгать итик. Һәркайсыбызның күңел түрендә саклана түгелме ул илаһи мизгелләр?
"Туган тел«не кечкенә чакта кем укуындадыр ишетүем булды, гомер буе озата килә мине үлемсез юллар, — дип ихлас бүлешә таныш ханым. — «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...» Җырлап-көйләп тора бит! Иң кыен-читен чакларда үзеннән-үзе калкып чыга хәтердә ул юллар, тынычланып калам, болытлар арасыннан кояш чыккан кебек«.
«Тукай дисәләр, күз алдыма шундук Шүрәле килеп баса, — дип елмая янә бер әңгәмәдәшем. — Авылга кунакка кайткан чаклар искә төшә. Ике туган апам укып ишеттергән иде ул искитмәле әкиятне. Китаптагы рәсемнәрне дә күрсәтте. Уф! Кызык та, куркыныч та. „Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!“ Йокларга яткач та күз алдында торды әле ул мөгезле әкәмәт. „Килче икәү уйныйк бераз кети-кети“, дигән кебек. Былтыр егетне искә алгач, качты тагы... Их, бар иде бит шаян-шук малай чаклар, дип сагынып искә алам хәзер. Менә шундый хәлләр».
Бер уңайдан шәхси балачак хатирәләрем белән дә уртаклашыйм әле. Башлангыч сыйныфларда укып йөргән чак. Классташ малай бик тә яхшы сыйфатлы китап алып килде. Тәнәфестә барчабыз иптәшебез партасын сырып алдык. «Күрсәт инде тизрәк, күрсәт!», янәсе. Малаебыз ашыкмый гына китап битләрен актара. Ә анда... тылсымлы рәсемнәр. Тукайның "Су анасы«на гаҗәеп, таң калдырырлык иллюстрацияләр иде бу. Югарыда телгә алган танышым әйтмешли, «кызык та, куркыныч та». «Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак...» Шул таракка кызыгып урлашу юлына аяк баскан малайны ачуланабыз да, кызганабыз да. Коточкыч Су анасы барыбер эзенә төшә бит инде аның! Юләр. Өстәвенә әнисен дә алдый бит әле, «алтын тарак таптым», дип... Иң мөһиме — гомерлек сабак ала малаебыз. Без дә колакка киртеп куябыз.
«Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты соң мине!
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
„Йә иясе юк!“ — дип, әйберләргә тими башладым».
Артыгын аңлатып, гакыл өйрәтеп торырга кирәкми дә...
Әйе, ни генә димә, Бала күңелен тирәнтен сиземләве-тоемлавы әлегәчә аеруча соклану тудыра сөекле шагыйребезнең. Эчкерсез, һичбер «олыларча» масаюсыз әңгәмә кора ул сабыйлар белән. Бу җәһәттән «Гомер юлына керүчеләргә» әсәренә мөрәҗәгать итәр идем.
«Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер,
Аның тоткынлыгыннан сез бигүк риза түгелсездер.
Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә, һәм шунда
Очып эзли иде фикрем азатлык анда да монда,» — дип уртаклаша шагыйрь. Ниһаять, теләге тормышка аша, балачак еллары артта кала!
«Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм:
«Менә шатлык миңа, дим, мин хәзер тормыш белән уйныйм».
Ә баксаң... «Гомер итмәк — тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми». Монда инде элеккеге көлке-шаяруларга, гамьсез уеннарга урын юк, җәмәгать. Тормыш дигәнең өлкәннәрчә, җитди-катгый таләпләр куя! Кайда калды алтын балачагым, дип моңсуланырлык бар, кыскасы... Әнә бит, шагыйрь дә яшерми, чын дусларча эчендәген ярып сала:
"Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам...
Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.
Күңелдән сагынам "тоткын«лыгымны, мәктәбемне мин,
«Нигә соң үстем инде һәм нигә „дәү“ булдым инде, дим.
Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»
Нигәме? Гомер бакый һәммәбезгә якты маяктай балкыр, йөрәкләрне шифаландырыр, нурга күмәр, шатлык-куанычка баетыр өченгә. Һәм, әлбәттә, уйландырыр өчен дә...
«Гомер агымы судай ага,
Кага безне алга таба.
Китәр баштан кайгылар да,
Әкрен-әкрен ага-ага.
Алда көннәр дә бар әле;
Укып, милләт, агар әле;
Бер көн килер, ия чыгар,
Бу хәлең мөстәгар (вакытлы) әле.
Мәгърифәт эзлә, бар әле...
Адаштым дип, егълый күрмә:
Гыйлем чын эз табар әле...»
(«Юаныч» шигыреннән).
Безләргә васыять сыман яңгырый түгелме? Чыннан да, мәңгелек табышмактыр син, Тукаебыз. Катлаулы яшәеш мәлләрендә синең сер-аһәң тулы иҗади хәзинәңдә җавап эзлибез, табабыз, яңадан-яңа ачышларга ия булабыз. Тукай һәм Милләт, Шагыйрь һәм Халык. Аерылгысыз төшенчәләр. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның еллар узган саен әһәмияте арта гына бара. Һәм шулай булып калыр да.
Нет комментариев