Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда УФСИН директоры Аркадий Гостев Казанның Авиатөзелеш районында тикшерү изоляторын вакытыннан алда файдалануга кертү турында хисап тотты.
Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гостев билгеләп үткәнчә, мең урынлык объект «кыска вакыт эчендә» төзелеп беткән. Аны куллану 2026 елдан планлаштырылган иде, әмма файдалану вакытыннан алда – 2025 елда ук башланачак. Элегрәк Гудованцев урамында СИЗО төзелеше тәмамланды дип хәбәр ителгән иде. Төзелеш мәйданы – 21 мең квадрат метрдан артык. Территориядә 6 режимлы бина, административ һәм хуҗалык биналары бар. Изолятор инде гамәлдәге төрмәләрне бушатырга тиеш.
Нет комментариев