Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның авыл җирлекләре утын әзерләүгә кереште

Ютазы районының авыл җирлеге башлыклары урманчылар белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышалар.

Урыссу сәнәгать паркы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен утын әзерләү бара. Әлеге эшкә районның барлык урманчылары да кушылды. Уртак тырышлык белән, сәнәгать паркы мәйданына агач кайтарылды. Агачларны җирлек башлыклары кисә, яра. Алар күмәкләшеп, пычкылар белән коралланып, утын турауга керештеләр. Бүгенге көнгә, утын сорап, 130 гариза кергән, шуларның 80е үтәлгән, 50 гариза буенча утын ярыла.

— Без барлык мохтаҗ гаиләләрне утын белән тәэмин итәчәкбез, — ди район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов — кемнеңдер әнисе ялгызы — ярдәмчесе юк, кемнеңдер кечкенә балалары белән хатынына ярдәм итүче туганнары юк, төрле хәлләр була. Ил мәнфәгатен яклап көрәшкә китүчеләрнең гаиләләренә үзләре күтәрә алмастай көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итүдә булышу — бүгенге көндә безнең мөһим бурыч.

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев