Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика көнендә гаилә кордылар

Татарстан Республикасы көнендә Ютазы районында ике яңа гаилә барлыкка килде

30 августта Ютазы районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә берьюлы ике күркәм пар: Мария һәм Тимур Нигъмәтуллиннар, Мария һәм Сергей Муллиннар никахларын теркәде.

Гаилә елында никахларын рәсмиләштергән яшь парларны шушы мөһим вакыйга белән ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхретдинова ихлас котлады. Ул аларның тормышларында шушы көннең мөһимлеген һәм җитдилеген ассызыклап үтте.
Никахлашу турындагы таныклыклар тантаналы рәвештә тапшырылды. Бу мөһим документлар кеше тормышында яңа чор башлануына ишарә һәм гаилә архивында кадерләп сакланачак ядкарь булып тора.

Бу көн Мария һәмТимур Нигъмәтуллиннар, Мария һәм Сергей Муллиннар хәтерендә мәхәббәт, дуслык һәм үзара аңлашу белән тулы гаҗәеп һәм бәхетле юлның башы булып калачак. Аларның уйлары, юллары хәзер бер һәм бер-берсенә карата игелек, хөрмәт һәм кайгыртучанлык хөкем сөргән ныклы һәм тату гаилә коруга алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев