Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз: тикшерү урынына яңа счетчик?

Сезгә шалтыратып, тикшерүне көтеп тормыйча гына, электр исәпләгечен ничәдер сумга алмаштырырга тәкъдим иттеләрме?

 Сак булыгыз: бу алдакчылар! Исәпкә алу приборларын хезмәт күрсәтүче оешма гына урнаштыра ала һәм алар моны бушлай башкара.
     Электр энергиясен исәпләгечләренең, башкалары кебек үк, хезмәт итү вакыты бар. Прибор паспортында аны тикшерү вакыты күрсәтелгән. Һәм тикшерүне күрсәтмәләр төгәл булсын өчен үткәрергә кирәк. Шуңа күрә счетчик эш хәлендә булганда документны сакларга кирәк.
   Игътибар итәбез, «Татэнергосбыт» тикшерүләр аралыгыннан чыккан яки ватылган электр энергиясе счетчикларын бушлай алмаштыра.
   Торак инспекциясе киңәш итә: берәр нәрсә эшләгәнче, хезмәтләр белән тәэмин итүче оешма сайтында «Электр счетчикларын урнаштыру, алмаштыру һәм тикшерү» бүлегендә мәгълүматны тикшерегез. Ә тагын шалтыратучыдан счетчигыгызның номерын яки шәхси счет номерын сорагыз. Бу хакта сез һәм компания хезмәткәре генә белә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев