Салкынайта - 0 градуска кадәр, җепшек кар көтелә
Җәмгыять

Салкынайта - 0 градуска кадәр, җепшек кар көтелә

Татарстанда 0 градуска кадәр салкынайта, җепшек кар көтелә

Бүген, шимбә, 26 октябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр, урыны белән җепшек кар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Һава торышы аязучан болытлы була. Җил төньяк-көнбатыштан исә, көндез урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0..+4 градус, көндез +3..+7 градус фаразлана.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/tatarstanda-0-graduska-kadar-salkynaita-epsek-kar-kotela-5895415


Нет комментариев