10 апрельдә иртән һәм көндез төбәк буенча урыны белән секундына 15–20 метрга кадәр көчле җил булуы фаразлана.
Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә. Республикада көчле җил, юеш кар һәм яшен булуы ихтимал
Бофорт шкаласы буенча, 13,9–17,1 м/с тизлектәге җил көчле дип саналса, 17,2–20,7 м/с инде бик көчле җил категориясенә керә.
Моннан тыш, республика территориясендә яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Аеруча көнчыгыш районнарда явым-төшемнәрнең мул булуы ихтимал.
Синоптиклар шулай ук кайбер урыннарда яшенле яңгырлар күзәтелергә мөмкин дип хәбәр итә.
Белгечләр көчле җил вакытында сак булырга, мөмкин булганча урамда озак йөрмәскә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Нет комментариев