Татарстанда узган елда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 15 балигъ булмаган бала һәлак булган, шуларның 13е автомобильләрдә пассажир буларак булган.
Бу хакта ТР Хөкүмәте каршындагы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында төбәкнең мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, әлеге чорда аварияләрдә 497 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Балигъ булмаганнар катнашындагы юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында ул җәяүлеләрнең юлны билгеләнмәгән урыннарда чыгуын, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булмавын, шулай ук ата-аналарның балаларны машинада йөрткәндә махсус тоткарлау җайланмаларын куллануга игътибарсыз булуын атады.
Һадиуллин һәлак булган балаларның күпчелеге - 15 баланың 13е транспорт чараларында пассажир булуына аерым басым ясады. Бу, аның фикеренчә, нәкъ менә ата-аналар белән профилактик эшне активлаштыру зарурлыгын күрсәтә.
Нет комментариев