Иртәгә, 27 июньдә, Татарстанда янәдән һава торышы шартлары начарланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада шимбә төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явачак.
Моннан тыш, көндез секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил фаразлана. Шулай ук көндез яшен булырга мөмкин.
Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә чираттагы циклон Татарстанга +14 градуска кадәр салкын һава алып киләчәк, дип хәбәр иткән иде.
Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/tatarstanda-yanadan-yangyr-yasen-ham-kocle-il-kotela-5925589
Нет комментариев