Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссудан Мәскәүгә: Памфилова белән очрашуга

Абрамовлар гаиләсе Русия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге эшендә катнашачак.

Күп балалы Ирина һәм Евгений Абрамовлар гаиләсе ашыгыч рәвештә чемоданнарын тутыра. Берничә сәгатьтән поезд аларны Ватаныбыз башкаласы — Мәскәүгә алып китәчәк, анда алар Русия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмати штабы эшендә катнашачак.

«Бөтен гаилә белән — сайлауларга!» республика конкурсында җиңүчеләр буларак, аларга тулы гаилә белән Мәскәүгә бару кебек бүләк бирелде, бәйге Русиядә 2024 ел дәвамында узды. Исегезгә төшерәбез, Абрамовлар ул вакытта зур һәм тату гаилә белән сайлау участогына килеп, үз гражданлык бурычларын үтәде, Русия Президенты вазифасына иң лаеклы кандидат өчен тавыш бирде. Шулай ук
үз гаиләләре, ни рәвешле чын патриотлар тәрбияләүләре һәм иҗтимагый карашлары турында кечкенә видео да төшергәннәр. Нәтиҗәдә бу видео Татарстанда иң яхшылардан дип табылды. Ирле — хатынлы Абрамовлар Ютазы районында яшәүчеләргә яхшы таныш. Ирина Абрамова «Доброшвеи» волонтерлык үзәгенә нигез салучы, оешма махсус хәрби операция биләмәсендәге яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыеп-тапшыра. Ә Иринаның тормыш иптәше Евгений исә бу игелекле эштә иң беренче ярдәмчесе.

— Мәскәүгә бару безнең өчен бик күңелле һәм дулкынландыргыч вакыйга, — дип сөйли Ирина Абрамова. — кызыбыз Анядан башка балаларыбызның анда булганы юк иде әле. Сәяхәт итәргә яратсак та, шулай килеп чыкты ки, Мәскәүгә тулы гаилә белән барырга туры килмәде. Ирем белән журналистлар алдында чыгыш ясаячакбыз. Әлбәттә, халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе булса да, бераз дулкынландыра… Мәгълүмат үзәгендә эшләүдән тыш, безне мәдәни программа да көтә. Мәскәү буйлап экскурсия планлаштырылган, балалар моңа аеруча шат, билгеле.

Юлга чыгар алдыннан Абрамовлар район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән очрашты, ул үз чиратында якташларга чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм ак юл теләде. Без дә кушылабыз бу теләкләргә!

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев