Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен башкаручыларның «Сөн сандугачы» VII төбәкара бәйгесендә яулаган җиңүе өчен Төп бүләк һәм 50 мең сумлык сертификат белән район мәдәният йорты солисты Энҗе ИЛЬЯСОВА бүләкләнде.

Ык төбәгендә яшәүчеләрнең «Ата-бабалар төбәге» төбәкара халык иҗаты фестивале нәтиҗәләре буенча беренче урын өчен диплом һәм 8 мең сумлык сертификатка «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә АБДУРАХМАНОВА лаек булды.

Курск өлкәсендә яшәүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәте Подгорный авылының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Әлфирә Әхмәтвәлиевага, шулай ук Урыссу авыл җирлегенең Каклы-Күл авылы башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Зөһрә ХӘЕРТДИНОВАга белдерелде.

Сәүдә өлкәсендә озак еллар намуслы эшләгәне өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Ютазы районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гадәттәгечә бүләкләрне район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин тармак һәм бүлек җитәкчеләренең атналык киңәйтелгән киңәшмәсендә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев