Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре узып баручы елга йомгак ясады
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре узып баручы елга йомгак ясады

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе узды.

 

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә узган киңәшмәнең эше 2022 елгы терлекчелек һәм үсемлекчелек нәтиҗәләренә багышланды. Иген уңышына килсәк, узган авыл хуҗалыгы елы район аграрийлары өчен шактый уңышлы булды. Көзге бодай кырлары гектарыннан 33,6 центнер, көзге арыш – 32,1, язгы бодай – 33,3, арпа – 37,4, солы – 37,3, орлыкка кукуруз – 62,2, карабодай – 13,6, борчак – 21,2 һәм вика – 27 центнер уңыш бирде. Район буенча бер гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы уртача 35 центнердан артык тәшкил итте.

Бу төр культуралар буенча хуҗалыклар рейтингында югары күрсәткечләр Альберт Вафауллинда – гектарыннан 51,2 центнер, Четвертаковларда (43 һәм 45), Килдияровта (39,6), «АгроМир»да  (39,3), Гәрәевта (37,8), Тукай исемендәге хуҗалыкта (36,9), Хаҗиевта (36), Әхмәтшинда (36) һәм Нәбиуллинда (35.4). Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе ассызыклаганча, һава шартлары чагыштырмача уңай булуга карамастан, гектарыннан 25, хәтта 15 центнер чамасы гына уңыш алган коллективлар да бар. Моның сәбәбе - минераль ашламалар һәм югары нәтиҗәле сортлы орлыкларны тиешенчә кулланмау. Шытымнарны һәм туфракны минераль тукландыруның уңышка уңай йогынты ясавы бәхәссез. Күп кенә коллективлар, чыгымнарның үзен аклаячагын аңлап, ашлама һәм яхшы сортлы орлык сатып алуга акча кызганмый. Мәсәлән, район сатып алган орлыкларның зур өлеше Альберт Вафауллин өлешенә туры килә.

Андрей Борисов хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын 2023 елда ашлама алуга дәүләт ярдәме күрсәтү кагыйдәләренең үзгәрүенә юнәлтте. Әйтик, акча бүлеп биргәндә элеккеге үләннәрнең булмавы, күчмә орлык фонды белән эшләү, туфракны саклау системасын куллану һәм башкалар игътибарга алына.

Сөт җитештерүгә килгәндә, ел ахырына терлекләрнең җитештерүчәнлеге бераз арткан. Шуны билгеләп узарга кирәк, район күрсәткечләрен терлекчелек тармагы алдынгылары әйдәп бара. Болар  Ансель Вафауллин һәм “АгроМир” җәмгыяте. Республика буенча безнең район 33 нче урынны били.Тулаем алганда, район буенча 2022 елгы савым узган ел белән чагыштырганда 97 процент тәшкил итә. Татарстан хуҗалыкларында бер сыердан уртача савым 7100 кг тәшкил итсә, район буенча ул 4856 кг. Ансель Вафауллинның күрсәткече республика күрсәткечләреннән югарырак - 8168 килограмм.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең башка мөһим мәсьәләләре дә каралды: терлекчелек биналарын дезинфекцияләү һәм мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү, терлекләрнең генетик потенциалын саклап калу, җитештерүчәнлеге түбән булган кайбер коллективларда яхшы нәселле мал сатып алу, үлем очракларын булдырмау һәм тулаем терлекләрнең баш санын киметмәү. Киңәшмә эшенә йомгак ясап, район башлыгы җитәкчеләрнең игътибарын үз һөнәрләренең катлаулылыгына һәм җаваплылыгына юнәлтте. Ул, ашлыкның сатып алу бәяләре күтәрелгәнче, аны әлегә сатмый торырга киңәш итте.

Белешмә. 2022 елда район терлекчеләре 159 271 ц сөт (2021 елда 164 316 ц), 14 815 ц ит (2021 елда 17 036 ц) җитештергән, 67,8 мең тонна ашлык суктырган.

Роза Искәндәр

 


Нет комментариев