Район мәдәният йорты мәйданында Владимир Ленинның туган көне уңаеннан митинг узды.
Дөнья пролетариаты юлбашчысы һәйкәле янына район мәгариф учреждениеләре укучылары җыелган иде. Укучылар колонналарын төрле төстәге шарлар, чәчәкләр һәм флаглар бизәде. Трибунадан Владимир Ильич турында бөек фикер иясе, галим, марксизмның даһи теоретигы, большевиклар партиясенә һәм социалистик дәүләткә нигез салучы, дигән сүзләр яңгырады.
Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе җирле бүлекчәсе секретаре В. Шмуровец, Балалар район думасы вәкилләре Д. Гыйлаҗева һәм А. Мөхтәруллина үз чыгышларында Ленинның тормыш юлы - хәзерге заман кешеләре ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәткән илнең тарихы булуын билгеләп үттеләр. Митинг ахырында һәйкәл янына тере чәчәкләр куелды.
Нет комментариев