Район мәдәният йортының 70 еллык юбилее уңаеннан, Урыссуда, 28 октябрьдә, бәйрәм концерты булды.
Анастасия МИХАЙЛОВА
Бәйрәмгә әзерләнгән һәркем кебек үк, район мәдәният йорты кунакларны матур итеп бизәлгән фойесы һәм артистларның искиткеч чыгышлары белән каршылады. Бу кичтә бәйрәмгә килүчеләр тылсым иленә аяк басты. Сәхнәдә, тамаша залында, хәтта фойеда һәм грим салу бүлмәләрендә дә бәйрәм рухы өстенлек итте. Төрле буын артистларының бер сәхнәдә чыгыш ясавы чараның төп вакыйгасы булды. Тамашачы яшь башкаручыларның, шулай ук иҗат коллективларының һәм узган еллардагы җырчыларның соклангыч чыгышларын шатланып, рәхәтләнеп карады.
Мәдәният хезмәткәрләрен котларга, шул ук вакытта күркәм концерт белән хозурланырга район җитәкчелеге вәкилләре дә килде.
- 70 яшь - кеше өчен саллы яшь, ә мәдәният йорты өчен бу - тарихның башы. Биредә инде берничә буын талантлы артистлар тәрбияләнә, иҗади шәхесләрнең артуы һәм тарихның дәвам итүе сөендерә. Мәдәният йорты, чыннан да, биредә шөгыльләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең туган йортына әверелде. Әлеге йортта һәрвакыт тормыш кайнап торсын, йөрәкләребезнең җылысы бу учакны тагын да яктыртсын. Район башлыгы һәм җитәкчелек, шулай ук үз исемемнән әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйм! – диде Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина. Ул бәйрәмгә килүчеләрне юбилей белән котлады һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Абдурахманов һәм район мәдәният йорты директоры вазифаларын башкаручы Николай Гребенюк хезмәттәшләрен һәм кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм бүләкләү тантанасын дәвам итте. Район мәдәният йортының һәр хезмәткәре бу көнне мактау кәгазьләренә һәм рәхмәт хатларына лаек булды.
Концерт, чыннан да гаҗәеп яхшы, матур булды. Район мәдәният йортының барыбыз да яраткан артистлары тамашачыларга үзләренең йөрәк җылысын һәм шатлык хисләре бүләк итте. Мәдәният йорты җырчылары һәм иҗат коллективлары яңа биюләр һәм җырлар тәкъдим итте. Сәхнә киемнәре, үзенчәлекле куелган һәм талантлы башкарылган чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Узган чор артистлары Земфира һәм Николай Чехониннар, «Молдинг» вокал ансамбле, «Моңсар» халык вокал-инструменталь ансамбле, Раушания Сәүбәнова, Алсу Хөсәинова, Рим Нәфыйков чыгышлары да алкышларга күмелде.
Район мәдәният йортының барлык ветераннарына чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, зал аларны басып алкышлады. Бүгенге көндә инде безнең арабызда булмаучыларны да искә алдылар. Юбилей концерты, вакыт чикләрен юкка чыгарып һәм җылы истәлекләр калдырып, тамашачыларның, артистларның һәм бәйрәм кунакларының йөрәкләрен, күңелләрен берләштерде.
Сорау - җавап:
1. Район мәдәният йорты рәсми рәвештә кайчан ачыла?
Җавап: «Энергетик» мәдәният йорты 1952 елның 28 апрелендә ачыла, 1991 елга кадәр ул Урыссу ГРЭСы карамагында була, аннары мәдәният бүлегенә күчерелә һәм район мәдәният йорты дип атала башлый. Заманында мәдәният йортында китапханә, пионерлар оешмасы, театр һәм бию түгәрәкләре эшләгән.
2. Район мәдәният йортының беренче директоры кем?
Җавап: Беренче директор - Татарстан Республикасында танылган рәссамы Геннадий Алексеевич Стефановский була. Ул 1918 елның 8 октябрендә Нократ губернасының Пасегово авылында (хәзерге Киров өлкәсе) туа, сәнгать студиясен тәмамлый, соңрак «Киров рәссамы» ширкәтенә график рәссамчы булып урнаша. 1951 елда Урыссу бистәсендә эшли башлый. 1957 елда ТАССРның Әлмәт шәһәренә күченеп китә, анда «Әлмәт картиналар галереясе»н оештыра. Бүгенге көндә галерея фондында танылган останың меңгә якын эше саклана. Республикабыз мәдәниятен үстерүдәге зур казанышлары өчен Геннадий Стефановскийга Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1976 ел), РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987 ел) исемнәре бирелә.
3. Танылган “Моңсар” вокал-инструменталь ансамле ничәнче елда оештырыла?
Җавап: 1996 елда Раушания Кыяметдин кызы Сәүбәнова җитәкчелегендә “Моңсар” вокал-инструменталь ансамбле оештырыла.
Нет комментариев