Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов тагын да ике сертификатка ия булган
Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов Халыкара мәгарифне үстерү академиясенең берьюлы ике сертификаты иясе булган.
Фәнни һәм гамәли эшчәнлектә югары уңышларга ирешкәне, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашканы һәм мәгарифне үстерүгә керткән саллы өлеше өчен "Россиянең абруйлы педагогы" II дәрәҗә медале белән бүләкләнсә, Әнис Әнвәр улы мәрхәмәтлелеге, һөнәри осталыгы һәм үсеп килүче буынны укытуга, тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен "Изге Йөрәк" мактау билгесенә дә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев