Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районында 22 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне үткәреләчәк

Бу көнне районның барлык теләгән сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен участокларга килә ала. Сайлаучылар бюлетеньнәр алачак һәм "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар исемлегендә кемнәрне күрергә телиләр, шулар өчен, шулай ук бер мандатлы округлар буенча кандидатлар өчен тавыш бирәчәкләр.

Сайлаучылар берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 2016 елның 18 сентябрендәге сайлауларда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак. Бу көнне читтә калмау һәм тавышны иң лаеклылар - федераль парламентта безнең республиканы яклау хокукы өчен көрәшүчеләр өчен бирү әһәмиятле. Яшәүчеләр прописка урыны буенча сайлау участокларында үз тавышларын бирә ала.

Урыссу бистәсендә: Пушкин урамы, 70 йорт (Урыссу гимназиясе бинасында), Урыссу урамы, 1б йорт ("Олимп" БЯСМ бинасында);

Авылларда: Бәйрәкә, Октябрь урамы, 1б йорт (мәдәният йорты бинасында), Иске Урыссу, Совет урамы, 45а йорт (мәдәният йорты бинасында), Ютазы, Дмитров урамы, 9 йорт (мәдәният йорты бинасында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев