Ютазы таңы

Ютазы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Ютазылылар, сезнең өчен кызыклы мәгълүмат

Бү кәннәрдә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында, "Салават күпере" журналы оештырган "Әбием догалары" конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс шартлары буенча, 3-11 яшьлек балалар, "Салават күпере"ндә ай саен басылып барган Коръән аятьләрен өйрәнеп, аудио тасмага яздырып, басамның электрон адресына юлларга тиеш булган. Җиңүчеләр арасында Арчадан 6 яшьлек Адилә Сәләхетдиновада бар. Бу бәйгедә катнашканда аңа 5 яшь кенә була. Догаларны ул әти-әнисеннән күреп өйрәнә һәм бик тиз истә калдыра икән. Шунысы кызык, кызның әтисе Рафил әфәнде әйтүенчә, Адиләнең 3 яшьлек сеңелесе дә, апасыннан күреп, догалар өйрәнә башлаган.

"Татар-информ" агентлылыгы материалы буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев