Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Аделина Ковалева - Ютазы районында бердәнбер йөз баллчы

Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Урыссу гимназиясе укучысы Аделина Ковалева БДИ нәтиҗәле буенча рус әдәбиятыннан -100, рус теленнән - 91, тарихтан 90 балл җыйган.

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләр билгеле булды. Һәм алар 2020 елда бик яхшы – чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан 34 укучы 53 фәннән югары балл җыйды. Югары балл туплаган үз балалары белән Урыссу гимназиясе хаклы рәвештә горурлана ала - 18 чыгарылыш укучысы тагын бер кат үзләре укыган уку йортында төпле белем бирүләрен һәм шәхси тырышлыкларын раслады. Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән 14, Ютазы мәктәбеннән ике укучы урта белем алуны югары балл белән тәмамлады.

 “Моннан алдагы елларда фән олимиадаларында катнашып, призлы урыннар яуладым. Әмма 11 сыйныфта укыганда бар көчемне дәүләт сынауларына хәзерләнүгә бирдем. Дистацион укуга күчкәнче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Зиннәтуллина белән ныклап шөгыльләндек. Карантин вакытында, мәктәп программаларын үзләштерүдән тыш, онлайн-курсларда катнаштым”, - дип сөйләүче кыз киләчәктә филолог булырга хыяллана һәм югары уку йортларының берсенә документларын тапшырып та өлгергән.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев