Акбаш кунакларны – «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчеләрен каршы алды
Бу очрашу активист хатын-кызларның район буенча өченче очрашуы. Аккалфаклылар Бәйрәкә һәм Ташкичү авыл җирлекләрендә оештырылган чараларда катнашканнар иде инде. Һәр авыл үзенең үзенчәлекле, бай тарихы һәм табигате, тынгысыз, хезмәт сөючән, үз туган төбәкләренә гашыйк кешеләре белән аерылып тора.
Бу юлы да Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчә җитәкчесе Лилия Гәрәева һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Әминова җитәкчелегендә акбашлылар үз осталыкларын, кунакларны кабул итә белүләрен, иң беренче чиратта, буыннар бәйләнешеннән торган хезмәт нәтиҗәләрен тулысынча күрсәтә алдылар. Балалар фольклор коллективы чыгышын караганнан соң, чыннан да моның шулай икәненә инанасың. Чарада катнашучылар Акбаш авылы мәчете имам-хатыйбы Җәүдәт Вәлиәхмәтов чыгышын тыңладылар. Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгатуллина исә җирлек эшчәнлеге белән таныштырды.
Акбашта туып-үскән, Туймазы районының «Илһам» әдәби-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Нурия Вәлиәхмәтова әзерләгән кул эшләре күргәзмәсе, аның шигырьләре шулай ук зур кызыксыну уятты.
“Ютазы районының җиде капкасы” туристик проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге табигатьне саклау зонасында - «Урдалы тау»да булу очрашуның күңелле мизгеленә әверелде.
Тулырак мәгълүматны «Ютазы таңы» гәзитеннән укый аласыз.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев