Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Алар Ватаныбыз сагында тора

Шушы көннәрдә район җитәкчелеге вәкилләре безнең районнан мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хезмәт итү урынында булды.

 

Аерым алганда, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов Казан танк училищесының палаткалы лагерендә булды һәм Ютазы егетләренә беренче чираттагы кирәк-яраклар салынган рюкзаклар тапшырды.

- Безнең бурыч, - дип билгеләп үтте Закуан Ильясов, - егетләрнең тору һәм хезмәт итү шартлары, нинди кәефтә булулары белән танышудан гыйбарәт иде. Әйтергә кирәк, аларның барысы да яхшы, тиешле күнегүләр узалар. Егетләр, үз чиратында, якыннарына тапшырырга дип, хатлар һәм фотолар биреп җибәрде.

Казаннан кайткач, Закуан Ильясов өлешчә мобилизациядәге кайбер егетләрнең әти-әниләре белән очрашты. Әти-әниләрнең үтенечен чишү өчен ул аларны үз игътибарына алды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев