Аларның һәрберсе мактауга лаек
Район мәдәният йорты сәхнәсендә яшь талантлар слеты узды.
Бу көнне иң яхшы мәктәп укучыларына, төрле фәннәр буенча зур уңышларга ирешүчеләргә, спортта үзләрен күрсәтүчеләргә мактау сүзләре яңгырады. Аларның һәркайсының яулап алынган үз үре, үз Олимпы бар. Менә алар сәхнәдә бер сафка тезелеп баскан. Һәркемнең кулында грамота яки диплом. Акыллы, мөстәкыйль, спортны яратучы укучылар... Бүген иң изге һәм ихлас теләкләр яңгырады, чөнки алар әти-әниләренең, педагогларның, мәгариф системасының һәм, гомумән, районның горурлыгы булып тора.
- Районыбызның юбилей елында, Балаларны яклау көнендә без сезне - республика, бөтенрәсәй, халыкара олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында сәламләвебезгә шат. Безнең районда тантана үткәрүнең бик матур традицияләре барлыкка килде. Әмма һәр елны аерым бер дулкынлану белән көтәбез. Залда утыручы һәркем район мәгариф үсешенә үзенең талантыннан, белем һәм осталыгыннан күпмедер өлеш кертте, - дигән сүзләр яңгырады сәхнәдән.
Әлбәттә, яшь талантлар слеты балаларны, аларның укытучыларын хөрмәтләүдән башка узмады. Бүләкләү тантанасын район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина алып барды. Алар тантана сәбәпчеләренә ихлас теләкләрен юллады, укуда, спортта үз алларына җитди бурычлар куеп, аларны җиңеп чыгарлык көч тапкан яшь буын белән горурлануларын белдерде. Зур хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм җиңүгә омтылыш районыбызның уртак казанышларын даими рәвештә яңа медальләр, кубоклар, грамоталар белән тулыландырырга мөмкинлек бирә.
- Җиңүгә юл һәрвакыт авыр, - дип билгеләп үтте район башлыгы, мәктәп укучыларын сәламләп. – Бу үрләр сезнең тормышыгызда соңгысы булмасын. Беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, һаман саен алга омтылырга тырышыгыз. Һәм исегездә тотыгыз, туган ягыбыз, Ютазы районы сезнең белән һәрвакыт горурланачак. Район укытучыларына аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Районыбыз киләчәгенә керткән өлешегез – балаларны укыту һәм тәрбияләүгә биргән көчегез өчен ихлас рәхмәтләрне кабул итегез.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева да, һәр башлангычта ярдәм иткәннәре һәм булышканнары өчен, хезмәттәшләренә һәм район җитәкчелегенә изге теләкләрен юллады. Ул мәктәпләргә күчмә кубоклар тапшырды: районда олимпиада хәрәкәте үсеше өчен кубокны Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белалова һәм спорттагы казанышлары өчен кубокны Урыссуның 3нче мәктәп директоры Лилия Таһирова алды.
Яшь талантларны һәм аларның остазларын хөрмәтләү җыр-биюләр белән үрелеп барды.
:
http://yutazy.ru/photo/na-stsene-rayonnogo-doma-kultu..
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев