Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Архив хезмәте яңартылган бинада урнашачак

Безнең районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы дәүләт комитетының архив эше буенча рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.

Аның максаты - Муса Җәлил урамындагы буш биналарның берсендә ремонт эшләре барышы белән танышу. Анда район башкарма комитетының архив бүлеген урнаштыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, архив материалларын саклау билгеле бер таләпләрне күздә тота – һава температурасы, бинаның дымлылыгы тиешле нормативларга туры килергә тиеш. Чөнки район архивы – туган як, анда яшәгән кешеләрнең елъязмасы ул. Бу документлар гасырлар буена саклана.

Гөлнара Габдрахманова район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева белән берлектә бинаны карады, документларны урнаштыру һәм ремонтның нәкъ менә архивка туры килү-килмәве белән танышты. Ул ремонт эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде, объектны җитәкләүче төзүчеләргә һәм җитәкчеләргә кулланылышка тапшыруның тиешле вакытта тәмамлануын теләде.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев