Байрагыбыз - горур, гамәлебез - гадел
Урыссу бистәсенең "Гаилә" паркында Рәсәй әләме көненә багышланган чара узды.
Бу көнне кичке паркта район артистлары һәм иҗат коллективлары башкарган күркәм җырлар яңгырап торды. Әнә эскәмияләрдә өлкән яшьтәге апа-абыйлар тыныч кына гәп кора, балаларын җитәкләгән әти-әниләр салмак адымнар белән ял итеп йөри. Яшь кенә бер әти җилкәсенә сабыен утырткан да, бала рәхәтләнеп чыркылдый, шатланып көлә... Тынычлык. Боларны күзәтәсең дә, күңелгә шулкадәр рәхәт, җиңел булып китә. Ә егет-кызлар кулындагы горур җилфердәүче Рәсәй әләме тормышның үзен, яшәешне гәүдәләндерә.
Урыссулыларның язмышы ватаныбыз тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ менә Урыссу аяусыз кырыгынчы елларда илебездә нефть тармагын үстерүгә биниһая көч куйды һәм фашист илбасарларын җиңүгә үз өлешен кертте. Киләсе ял көннәрендә без Урыссу бистәсенең 75 еллыгын һәм Татарстан Республикасына нигез салынуны - Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәчәкбез. Безнең, татарстанлыларның үсеш юлы Рәсәй белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә без, ютазылылар, гасырларны тоташтыручы өч төсле әләмнең янәшәсеннән атлыйбыз. Безгә бергә яшәргә һәм иҗат итәргә, киләчәк буыннарга матур эш-гамәлләребезне, күркәм гадәтләребезне тапшырырга кирәк. Бу гадәтләр күп гасырлык тәҗрибәне, бүген ныклап басып торган шушы җирдә гомер кичергән, хезмәт куйган ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, тарихыбызны үз эченә ала. Әлеге тарихка, ялган һәм хаклык турындагы уй-фикерләребезгә хыянәт итү яхшы гамәл түгел. Уздырылган чара нәкъ менә шушы максатны күздә тотып оештырылган иде.
...Парктан җыр агыла: “Ватаныбыз - горурлыгыбыз һәм җан сызлавыбыз...”. Әлеге җыр сүзләре әле бик озак күңелдә яңгырап торды, әйтерсең лә ул гасырлардан килгән бәхәссез хакыйкатьне онытмауны сорый иде…
Редакциядән. Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, Урыссу бистәсенең 75 еллыгы кысаларында басмабыз битләрендә шул ерак елларда яшәгән һәм эшләгән якташларыбызның истәлекләре буенча Урыссу бистәсенә нигез салыну тарихын киң яктырттык. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, болар Советлар Союзыннан бистәбезгә ГРЭС төзер өчен килгән хәрби әсирләрнең, зур белгечләрнең, бирегә махсус эшкә юлланучыларның хатирәләрен үз эченә алган үзенчәлекле, бәһасез язмалар. Әгәр район гәзитен укучыларның берсе булса да шушы язмаларны үз архивында саклап калса, бик файдалы һәм нәтиҗәле гамәл булыр иде.
Белешмә. Рәсәй әләмендәге һәр төснең үз мәгънәсе бар: ак төс - чисталык, сафлык һәм камиллекне, зәңгәр – тыныч күк йөзен, кызыл – Ватаныбыз өчен коелган кан төсен аңлата.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Фото:http://yutazy.ru/photo/nashe-znamya-gordoe-nashe-delo-pravoe
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев