Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бер-берегезне яратыгыз һәм хөрмәтләгез!

Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында гаилә парлары хөрмәтләнде.

 

Халыкара гаилә көнендә район мәдәният йортында озак еллар бергә гомер иткән парларны котладылар.

Бу көнне бирегә бай тормыш тәҗрибәсе булган гаиләләр җыелды. Әлеге һич тә гаиләләр бер-берсенә охшамаган, ләкин аларны бер нәрсә берләштерә: алар ныклы һәм бәхетле.

Чарада катнашучыларны Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тәбрикләде.

- Гаилә - һәрберебезнең тормышында иң мөһим, иң кадерле һәм иң кирәклесе. Һәр гаиләнең нигезен мәхәббәт, дуслык, үзара аңлашу тәшкил итә. Һәр гаиләдә иминлек хөкем сөрсен, бер-берегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез, - диде Светлана Самонина.

Тантанада Әбсәләм авылыннан Шәйхуллиннар гаиләсе дә хөрмәтләнде. Зәйтүн Лотфулла улы һәм Рәйсә Шәрифҗан кызының тормышы, язмыш сукмаклары турында район гәзите үз битләрендә җентекләп язган иде инде. Алар гомер буе фидакарь хезмәт куйганнар, лаеклы уллар тәрбияләп үстергәннәр, икесе дә авыл хуҗалыгының атказанган хезмәтчәннәре. Бәйрәмгә Димтамак авылыннан Садыйковлар гаиләсе килгән. Марс Әгъзам улы һәм Гөлүзә Тимершәех кызы, иңгә-иң куеп, бер-берсенә терәк булып, 50 ел бергә гомер кичергән. Бүгенге көндә алар оныкларының уңышларына һәм шатлыкларына сөенеп яши. Ә Евстафьевлар гаиләсен, мөгаен, бистәдәге һәркем беләдер. Алар хезмәт династиясен дәвам итүчеләр. Гаиләнең «Электросоединитель» заводындагы гомуми хезмәт стажы 60 елдан артык исәпләнә. Гаиләнең барлык әгъзалары: әтисе, улы, килене районыбыздагы эре предприятиеләрнең берсендә уңышлы эшләп килә.

Билгеле булганча, илебездә демографик хәлне яхшырту социаль сәясәтнең бер юнәлеше булып санала. Шуңа күрә күп балалы гаиләләр һәрьяклап хуплана һәм аларга ярдәм күрсәтелә.

Шундый гаиләләр арасында алты бала тәрбияләүче Сөләймановлар гаиләсе дә бар. Алмаз Айдар улы һәм Ольга Вячеславовна гаиләсендә биш кыз һәм бер ул үсә. Алар янәшәдәгеләр өчен үрнәк. Гаиләнең бәхетле икәнлеге күзләреннән үк күренеп тора, ә без, үз чиратыбызда, бәхетнең гомер буе янәшәгездән баруын телибез!

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев