Бергәләп барысы да була
Үзарасалым-ул салым һәм бурыч түгел. Бу авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыю һәм аны төзекләндерү мөмкинлеге.
2020 елда гражданнарның үзара салым программасында районның барлык 11 җирлеге дә катнашты. 2020 елгы референдум нәтиҗәләре буенча халык 6,4 миллион сум акча җыйды. Бер кешегә уртача салым суммасы 380 сум тәшкил иткән. Республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 25,7 миллион сум бүлеп бирелгән. Үзара салым акчалары, нигездә, җирлекләрдә юллар һәм тротуарлар төзү, юлларны асфальтлау һәм ремонтлау, зират коймаларын төзекләндерү һәм алыштыру, урам утларын ремонтлау һәм торгызуга юнәлдерелгән.
Ютазы районы халкы, аның барлык өстенлекләрен аңлап, әлеге программадан актив файдалана. Районда халык җыеннары үткәрелә башлады инде, аларда халык үзара салым акчаларын җыю һәм аларны куллану юнәлешендә карар кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев