Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады

Урыссу бистәсендә, Мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

 

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар монументына чәчәкләр салды.

Ютазы җиреннән фронтка 5427 кеше киткән, шуларның 2607се сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган. Бу саннарны якташларыбызны искә алырга җыелучыларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җиткерде. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышның башлану көнен - 1941 елның 22 июнен замандашларыбыз һәм киләчәк буын һичкайчан онытмаячак, диде ул. Чөнки бу көн мәңгегә безнең йөрәкләребез түрендә урын алган. Дөньяны фашизмнан азат иткән ил яңадан аның баш күтәрүенә юл куялмый. Азатлык һәм бәйсезлек өчен халкыбыз бик кыйммәт түләде.

- Бүген без барыбыз да Украинадагы вакыйгаларны күзәтәбез, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфыйгуллин.  Безнең кораллы көчләр махсус хәрби операция уздыра, аның төп максаты - денацификация һәм демилитаризация. Сәяси хәлнең кискенләшүе сәбәпле, илебез Президенты өлешчә мобилизация игълан итәргә карар кабул итте. Бу гамәлләр Ватаныбызның иминлеген тәэмин итү, аның суверенитетын саклау өчен кирәк. Без бүген махсус хәрби операциядә ил мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләребез белән горурланабыз һәм аларның сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын көтәбез. Ветераннарга һәм районның барлык халкына иминлек, тынычлык телим.

Митинг район җитәкчелеге вәкилләре, депутатлар, предприятие, хезмәт җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре тарафыннан Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Роза Искәндәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев