Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Безнең команда – алтын урталыкта

Узган атна ахырында Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы “Сәламәтлек – 2021” Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең чираттагы спартакиадасында катнашты.

Республиканың Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Ютазы һәм Сарман районнарында хезмәт куючы медицина хезмәткәрләрен очраштырган һәм көч сынаштырган спорт чарасы бу юлы Сарман районы үзәге – Сарман авылында узды.

Спартакиаданың тантаналы ачышы агымдагы елда гына файдалануга тапшырылган “Айтуган” спорт комплексы территориясендә оештырылды: ачык һавада сарманлылар кунакларны зур булмаган музыкаль сәламләү белән каршы алды, кайнар чәй тәкъдим ителде, фотозона эшләде.

Сарманлылар һәр команданы бүләкләр биреп хөрмәтләде. Хуҗалар тапшырган бүләкләрне Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова үзе кабул итте, чөнки Ютазы районы командасын ул үзе шәхсән җитәкләде.

Спартакиада җиде төрле спорт төреннән – йөзү, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, волейбол, йөгерү һәм аркан тартышудан торды һәм алар алты объектта зур оешканлык белән узды.

Ярышлар көне “Дулкын” спорт комплексындагы бассейнда башланды. Эстафета төрендә оештырылган йөзү ярышларында Ютазы районы командасын табиблар Георгий Кошелев, Кристина Вәлиуллина, Расил Арсланов һәм стоматология бүлеге шәфкать туташы Наталья Евсеева тәкъдим итте. Ютазы йөзүчеләре призлы өченче урынны яулады. Шушы ук вакытта Сарман гимназиясе диварлары артында шахмат һәм өстәл теннисы ярышлары дәвам итте. Каралы-аклы уен тактасы артында биш районнан җыелган иң зирәк медиклар очрашты. Алар арасында Урыссу үзәк район хастаханәсе табиб-хирургы Георгий Кошелевның оста чыгыш тотуы һәм мактаулы икенче урынга лаек булуы безнең өчен зур горурлык булды.

Өстәл теннисы да зур игътибар һәм җитез хәрәкәт таләп итә торган спорт уеннарының берсе. Ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Артур Йосыпов әлеге спорт ярышында беренче ел гына катнашмый һәм, әлбәттә, ул үзенең көндәшләренең нинди уенга сәләтле булуын бик яхшы белә. Шуңа күрә ул теннис өстәле аркылы тарттырылган челтәр аша ракетка ярдәмендә очыртып җибәргән беренче туп белән үк үз файдасына исәп-хисапны ачты.

Сарман аграр көллиятенең спорт залында барган бадминтон буенча ярышларда ирле-хатынлы Марат һәм Айгөл Гыйльметдиновлар катнашты. “Безнең хезмәттәшләр арасында бадминтон уйный белүчеләрне табуы бик кыен. Шуңа күрә быел беренче тапкыр кулыма ракетка алырга мәҗбүр булдым һәм Марат белән бергә бер ай дәвамында тренировкага йөрдем. Әлбәттә, уңышлы чыгыш тотар өчен бу вакыт бик аз. Чөнки минем көндәшләрем спартакидада беренче тапкыр гына катнашмый”, - дип билгеләп үтте Айгөл. Гыйльметдиновлар командага өченче урын алып килде.

Ярышлар арасыннан иң киеренке узганы, мөгаен, волейбол булгандыр. Ул параллель рәвештә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында үтте. Җанатарларның хуплау һәм көч бирү авазлары спорт залларында гына сыешып калмады. Беренче урын өчен Сарман һәм Ютазы районнары медиклары арасында барган көрәш аеруча кискен булды. Безнең район медиклары ахырга кадәр ихтыяр көчен югалтмады, әмма бу юлы фортуна хуҗаларга елмайды. Безнең волейболчылар мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасы шәфкать туташы Венера Бадыйкова иң көчле һөҗүм итүче булып танылды.

Җиңел атлетикада да безнең гүзәл затларыбызга тиңнәр булмады. Швед эстафетасы төрендә узган йөгерештә алар җиңү яулады. Ир-егетләребез финиш сызыгына өченче булып килде.

Аркан тартышу гомумән бик күп көч таләп итте: турыдан-туры аркан тартучылардан физик көч булса, җанатарлардан исә рухи көч. Ярыш – ярыш инде ул: анда җиңүче дә, җиңелүче дә булырга тиеш. Гаделлек хакына шуны әйтергә кирәк, безнең команда вәкилләре бары тик аркан тарту төре буенча гына пьедесталга күтәрелми калды.

Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча Ютазы районы командасы өченче урынга чыкты. Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова чараны оештыручылардан кубок һәм истәлекле бүләкләр кабул итте.

 

Фикер

Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова:

- Республика дәрәҗәсендә мондый эчтәлектәге спорт ярышларын мин күркәм традицияләрнең берсе генә димәс идем. Ул безнең өчен спорт бәйрәме дә, хезмәттәшләр белән очрашу, аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да.

Узган елда, коронавирус авыруы киң таралу сәбәпле, медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы булмый калды. Быел без аны, бернигә карамастан, зур хәзерлек белән дулкынланып көтеп алдык. Әлбәттә, спорт ярышларының кайсыдыр төрендә безгә уңыш елмайса, икенче бер төрендә тәҗрибә җитеп бетмәве үзен сиздерде. Ләкин безнең өчен җиңү кыйммәт түгел, иң мөһиме – катнашу.

Бүгенге җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвешенә зур өстенлек бирелә. Медицина хезмәткәрләре аңа ирешү юлын һәм ысулын шәхси үрнәкләрендә тасвирлады – бу минем өчен бик мөһим һәм мин үз коллективыма бик рәхмәтлемен.

Марат ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,

Урыссу үзәк район хастаханәсе командасы капитаны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев