Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бүген Ютазы урта мәктәбендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Парламент дәресе" узды

Бу "дәрестә" Ютазы авылы җирлеге башлыгы Рәис Галимов, Бөтендөнья татар Конгрессының Ютазы районы рәисе Лилия Гәрәева, мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов, мәктәп укучылары катнашты.

 

Төрле телләрдә яңгыраган җырлар һәм биюләр, республикабызның уңышлары турындагы видеолар катнашучыларны битараф калдырмады. Мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов: - мәктәбебез укучыларының үз телләрен яратып, хөрмәт итеп өйрәнүләрен, гореф-гадәтләрне сакларга тырышулары куандыра. Без бай халык һәм шундый булып калырбыз да диде. Чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев