Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Әбсәләм мәктәбендә - Икенче дөнья сугышы дәресләре

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану - бөтен дөнья өчен зур вакыйга. Нәкъ менә шул көнне нацизм һәм фашизм җиңелде, бөтен кешелек дөньясына каршы җинаять туктатылды.

Бу Җиңүдә төп рольне Советлар Союзы һәм аның батыр сугышчылары уйнады: алар үз Ватаннары өчен генә көрәшмәделәр. Совет солдатлары дошманны Берлинга кадәр куды, аны нацист Германиясе һәм аның союздашлары яулап алган башка дәүләтләр территорияләреннән куып чыгарды.

Совет халкы Икенче бөтендөнья - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә ирешмәсә, бөтен дөнья буйлап куркыныч афәт таралырга мөмкин иде.

2 сентябрьдә Япония берсүзсез капитуляция турындагы актка кул куйды, 3 сентябрьдә Советлар Союзы Бөек Җиңүне бәйрәм итте. 2020 елда бу көн Россиянең Хәрби дан көне - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн дип игълан ителде.

Без ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм аларның хәзерге дәүләтләрнең тыныч тормышына керткән өлешен истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Шул уңайдан 2020 елның 3 сентябрендә Әбсәләм авыл китапханәсе мөдире Диләрә Йосыпова Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфында дәрес үткәрде. Бу дәрес үткәндәге вакыйгаларны өйрәнүгә һәм укучыларда Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Ул слайдлар белән үрелеп барды. Балалар бик теләп сорашып белешүдә катнаштылар һәм Икенче бөтендөнья сугышы тарихы турында яхшы белемнәр күрсәттеләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев