Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Булат чишмәсе – Ютазы районында тагын бер яңа чишмә

Район территориясендә төзекләндерелгән матур чишмәләр саны тагын бергә артты.

Гадәттә, чыганакларны ремонтлау белән республика нефтьчеләре һәм меценатлар шөгыльләнә. Әмма бар нәрсәне акча белән үлчи торган заманда чишмә төзекләндерү кебек изге эшкә гади кешеләрнең дә алынуының шаһиты булгач, безнең арада мәрхәмәтле кешеләр бар икән әле дип уйлап куясың.

Тумышы белән Кече Урыссу авылыннан булган Салават Сәүбәнов Кымыз-Тауда урнашкан чишмәне төзекләндерүне бәхетсезлек очрагы аркасында гомере бик иртә өзелгән газиз улы Булатның якты истәлегенә багышлаган. Яшел тау битендә урнашкан беседкадан агып чыккан чишмә суын җыю өчкен менәргә баскычлар ясалган. Чыганакның тирә-ягы да төзекләндерелгән – транспорт белән килеп туктаучылар өчен тукталышы урыны да ясалган.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев