Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Чәчү тәмамланды, терлек азыгы хәзерләү башланды

Районның барлык хуҗалыклары да чәчү кампаниясенең финиш сызыгына чыкты.

Бу хакта бүлек һәм хезмәт җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов хәбәр итте. Алдарак билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елның язы игенчеләргә уңай булмады – коры һава торышы уҗымнарга тискәре йогынты ясады. Ә бу, үз чиратында, кыр эшчәннәреннән күп көч һәм өстәмә чыгымнар таләп итте. Шуңа да карамастан, районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре чәчүне тиешле вакытта башкарып чыкты.

Шунысы мөһим, районның авыл хуҗалыгы коллективларында терлек азыгы әзерләүгә дә үз вакытында керештеләр. Бу эш бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Корылык терлекчелек эшчәнлегенә берничек тә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Бары тик алдан күреп эш итү генә авыл хуҗалыгы җитештерүен матди һәлакәттән коткарып калырга мөмкин. Шуңа күрә барлык киңәшмәләрдә һәм күчмә семинарларда район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы кыр эшчәннәренең игътибарын бер генә мәсьәләне дә күз уңыннан ычкындырмау зарурлыгына юнәлтә. Бүгенге көндә «Таң», Тукай исемендәге һәм «АгроМир» җәмгыятьләрендә күпьеллык үләнне чабуга, сенаж һәм силос әзерләүгә керештеләр.

Кайбер коллективларда терлек азыгы чәчү өчен басу мәйданнарын арттырдылар. Мәсәлән, «Таң» җәмгыятендә берьеллык үлән һәм кукурузның чәчү мәйданын 100 гектарга арттыру хисабына терлек азыгы күләмен арттыру планлаштырыла. «Кәрәкәшле» җәмгыятендә әлеге культуралар 500 гектар өстәмә мәйданга арттырылган. Тукай исемендәге җәмгыятьтә терлек азыгы басуларын  арттыру – 280 га (кукуруз, соя, судан үләне), «АгроМир» да - 165 га (кукуруз, берьеллык үлән һәм судан үләне), Вафауллин А.А. хуҗалыгында – 350 га (эспарцет, люцерна) һәм Нәбиуллин И. М. хуҗалыгында – 155 га (рапс, тары, катнаш азык).

Чәчүлекләр структурасы: районның сөрүлек җирләре - 39 006 гектар, пар җирләре 4063 гектар тәшкил итә. Барлык чәчү мәйданы - 34 943 га, шулардан уҗымнар – 4693 га (арыш – 1843 га, бодай – 2850 га), язгы бөртеклеләр – 15 286 га (арпа – 7196 га, бодай – 6851 га, солы – 173 га, борчак – 478 га, карабодай – 388 га, кукуруз һәм бөртеклеләр - 200 га).

Техник культуралар 1932 гектар тәшкил итә, шул исәптән 1235 гектарда рапс һәм 697 гектарда көнбагыш, 21 гектарда бәрәңге, 5,6 гектарда башка яшелчәләр чәчелгән.

Терлек азыгы басулары - 13 005 га тәшкил итә, шул исәптән кукуруз – 3220 га, берьеллык үләннәр һәм катнаш азык – 2863 га, күпьеллык үлән – 6972 га.

Машина-трактор паркын тулыландыру. Районның авыл хуҗалыгы коллективлары төрле техника белән тулыланды, мәсәлән, терлек азыгы эткече, культиваторлар, чәчүдә кулланылучы төгәл чәчкечләр, МТЗ-82,1,  «Бюллер», Аксион тракторлары, тирәнлек  насослары, су эчергечләр, чәчү комплекслары, төягеч, дискатор, ДеЛаваль сөт саву комплекты, сөт суыту өчен танк-суыткыч, ваклагычлы пресс-җыйгыч, ашлама сиптергеч, “Арго” сиптергече һ.б.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: