Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Чернобыль һәлакате һаман хәтердә

 Урыссуда Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучыларга куелган һәйкәл янында, радиацияле һәлакәт корбаннарын искә алу көненә багышланган митинг узды.

Район җитәкчелеге вәкилләре әлеге фаҗига ветераннарына, фидакарьлекләре өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов изге теләкләрен юллады.

- Без бары тик чистарту эшендә катнашучылар гына, - дип билгеләп үтте шул чордагы вакыйгалар ветераны Әсгать Фәхриев. - Безнең бурыч - әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү иде. Шул ук вакытта аның нәтиҗәләре күпкә аянычрак та була ала иде. Моны хәтта күз алдына китерү дә куркыныч. Төп геройлар – өчәү: Алексей Ананенко, Валерий Беспалов һәм Борис Баранов. Эш шунда, реактор астындагы плитә эрегән. Ә бетон астында су тулы бассейн. Әгәр радиоактив ягулык суга кадәр җитсә, икенче шартлау котылгысыз. Бу очракта Рәсәйнең  көнбатыш төбәкләре, Европа зыян күрер иде. Һәм әлеге өч водолазга, мең тонна суны агызып җибәрү өчен, су астындагы япкычларны ачу бурычы йөкләнә. Алар үзләренә тапшырылган бу куркыныч эшне үтәп чыктылар. Шул рәвешле дөньяны котылгысыз һәлакәттән коткарып калдылар.

Митингны алып баручыларның тавышы безне гүя әлеге аяныч вакыйгаларга алып кайтты. Чарага килүчеләр һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүэшләрендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Таш плитә өстенә яткан кызыл канәферләр кешелекне, әйтерсең лә, тагын бер кат уяу булырга чакыра иде.

Белешмә

Батырлык һәм кыюлыклары өчен, Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүгә 35 ел тулу уңаеннан, истәлекле медаль белән бүләкләнделәр: Закуан Батыршин, Ринат Гыйбаев, Александр Горбунов, Вячеслав Гуров, Шәйхинур Идиятуллин, Александр Кошелев, Николай Лукьянов, Василий Николаев, Павел Никулин, Александр Пешкин, Айдар Сөләйманов, Әсгать Фәхриев, Рамил Хаҗиев һәм Рөстәм Хафизов.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев