Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Димтамак авылы халкының ана малларны ясалма орлыкландыру мөмкинлеге бар

Бу хакта кичә узган гражданнар җыенында район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Наил Усманов хәбәр итте.

Димтамак авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ишле мал асрап яши торган кешеләр бар. Шунысы шөкер, лабораторик тикшерү узган кан нәтиҗәләре авыл көтүендә лейкоз чиренә дучар булган малларның юклыгын күрсәтте. Әмма әлеге мәкерле авыру киләчәктә дә барлыкка киләмәсен өчен ана малларны ясалма орлыкландыру – иң яхшы вариант. 
Җирлек тормышы турында сүз алган Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәламов үзара салым акчасына юлларны ремонтлау, Яссытугай авылында республика программасы буенча модульле ФАП ясау турында сөйләде. Тагын бер зур эш алып барыла – Димтамак авылында мәчеткә капиталь ремонт ясау башланган. Бу хакта без аерым язып чыгачакбыз.
Очрашу барышында яшәүчеләре күтәргән төп сорау яңа зиратны Димтамак авылынан ерак булмаган урында урнаштыру мөмкинлеге белән бәйле булды. Аяз Шафигуллин әлеге сорауны чишүне гамәлдәге закончалык нигезендә чишәргә вәгъдә итте. Ә менә Урыссу-Димтамак маршруты буенча автобус булмаячак дип ул катгый җавап бирде. 
Димтамак авылы халкы тагын бер гадел сорауны күтәрде – ул бөтен гражданнарның да үзара салымны түләмәве. Гәрчә, һәркем уңайлы шартларда яшәргә теләсә дә...
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев